Бүген «Безнең кешеләр, Зәй» рубрикасында шәһәрнең ординар булмаган кешесе Р.Ә. Гатауллина турында сөйлисебез килә. Роза Әсхәт кызы 1953 елның 20 ноябрендә Татарстанның Баулы районы поселогында туган. 1987 елда рус теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча Алабуга дәүләт педагогика институтын тәмамлый. Педагогика эшчәнлегендә Роза Әсхәт кызы үзенең карьерасын өлкән пионервожатый вазифасыннан башлый, аннары 4нче мәктәптә рәсем укытучысы, татар гимназиясе директоры, "Йолдызлык" балалар ял итү лагерендә директор булып эшли. Хәзерге вакытта Татарстан халыклары ассамблеясе вәкиллеге һәм район хатын-кызлар Советы җитәкчесе булып тора. Роза Әсхәт кызы - тәҗрибәле һәм белемле җитәкче, шәһәр, район һәм республика күләмендәге чараларны оста оештыручы. Ул карашларының киңлеге, максатчанлыгы, аналитик фикерләве белән аерылып тора. Сорауларны хәл итүгә һәрвакыт иҗади, инициативалы, тирәнтен карый. Эшләгән елларында аңа ышанып тапшырылган коллективлар республика конкурсларында күп тапкырлар призлы урыннар яуладылар - болар барысы да максатчан эшләү нәтиҗәсе. Роза Әсхат кызы җитәкчелегендә “Шәһәр балалары”, “Патриот”, “Каникуллар”, “Зәй районында һәм Зәй шәһәрендә белем һәм тәрбия үсеше”, “Җәй буяуларда”, “Талант формуласы” программалары оештырылды. Шәһәр бренды булып аның тарафыннан төзелгән «Ял көне клубы», «Хатын-кыз клубы», «Иҗат академиясе», «Әти-әниләр өчен университет», «Тынычлык синең йортыңа», “Елмаю” вожатыйлар мәктәбе тора. Намуслы хезмәте өчен, Роза Гатауллина төрле дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләренә лаек булды. «РФ гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгариф идарәсенең, Яшьләр эшләре идарәсенең, шәһәр һәм район хакимиятенең мактау грамоталары, “Талантлар салюты” халыкара фестиваленең рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Ире Камил Имам улы белән ике малай үстерделәр. Бүген Роза Әсхәт кызы - өч оныкның яраткан әбисе. #кешеләргә хезмәт итү марафоны.