Бүген, 10 ноябрьдә, Россиядә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Район башлыгы Разиф Кәримов Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Разиф Галиевич коллективка оешкан эшләре, җинаятьләрне ачыклауның югары күрсәткечләре өчен рәхмәт белдерде, аларга ныклы сәламәтлек, алга таба да хезмәтләрендә уңышлар теләде. Шулай ук район башлыгы алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Хезмәт бурычларын үрнәк итеп башкарган, инициатива һәм профессионализм, хезмәт эшчәнлегендә югары күрсәткечләре өчен, Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән полиция капитаны, полициянең өлкән участок уполномоченные Меджидов Низами Аливердыевич; полиция лейтенанты, полиция участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлегенең административ күзәтчелеген гамәлгә ашыру юнәлеше инспекторы Прохорова Ангелина Евгеньевна; полиция сержанты, патруль бүлекчәсе командиры Кадышев Кирилл Вениаминович бүләкләнде. Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге актив иҗтимагый эшчәнлегендә актив катнашканы өчен, Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы Тимаськов Петр Владиславовичка тапшырылды. Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән түбәндәгеләр билгеләнде: полиция лейтенанты, эксперт - криминалистик төркем белгече Сәлимгәрәева Клавдия Михайловна; Полициянең патруль бүлекчәсе сержанты Бывалов Никита Александрович, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге эш һәм режим төркеме белгеч- эксперты Дьячкова Анджелика Андреевна. Бүлекнең 20дән артык хезмәткәре ведомство бүләкләре белән бүләкләнде.