Зәй делегациясе "Агрокөч" АҖ бәйрәм чарасында катнашты

2023 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Зәй делегациясе район башлыгы Р.Г. Кәримов җитәкчелегендә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган “Агрокөч” АҖ бәйрәм чарасында катнашты. Делегация составында 80 кешедән артык «Зәй» АФ” ҖЧҖ, «Зәй шикәре» АФ” ҖЧҖ, «Восток» АФ" ҖЧҖ, «Зәй шикәре заводы» АҖ, «Зәй элеваторы» ҖЧҖ хезмәт коллективлары бар иде. Бәйрәм Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният йортында узды. Чарада холдингның урып-җыю эшләренә йомгак ясалды. «Агрокөч» АҖ хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, «Челтәр компаниясе» ААҖ генераль директоры, «Агрокөч» холдингы директорлар советы рәисе Илшат Фәрдиев һәм «Агрокөч» АҖ генераль директоры Светлана Барсукова фидакарь хезмәтләре өчен зур рәхмәт белдерделәр.Чара барышында алдынгы хезмәткәрләр бүләкләнде. Авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык намуслы хезмәте, агросәнәгать комплексын үстерүгә шәхси өлеше һәм югары җитештерү күрсәткечләре өчен, Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән «Зәй элеваторы» ҖЧҖе баш инженеры - җитештерү башлыгы Рамил Хәбибрахманов, «Зәй шикәре» агрофирмасы» ҖЧҖе статисты Гүзәл Нәбиуллина бүләкләнделәр. Бәйрәм Татарстан Республикасының популяр башкаручылары һәм иҗат коллективлары катнашында концерт программасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International