Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә "көмеш юбилей” узды

2023 елның 8 ноябре, чәршәмбе

 Чирек гасыр дәвамында Надежда һәм Юрий Волковлар мәхәббәт, тугрылык һәм татулыкта яшиләр. 7 ноябрьдә алар гаилә тормышының көмеш юбилеен билгеләп үттеләр. 25 ел элек булган кебек, кияү белән кәләш Зәй никахлашу сараена килделәр. Кунаклар Зәй муниципаль районы башкарма комитетының Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге  залында Надежда Петр кызы һәм Юрий Кузьма улын җылы алкышлар белән каршы алдылар. Алар бер-берсенә мәхәббәт һәм тугрылык билгесе итеп, пар көмеш балдаклар алмаштылар, аннары юбилей вальсын әйләнделәр. Тантаналы теркәүдә Волковлар гаиләсенең ничек барлыкка килүе һәм яшәве турында искә төшерделәр.  Ир белән хатын үз чиратында озын һәм бәхетле гаилә тормышының серләре  белән уртаклаштылар. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлфия Вәлишина юбилярларга иң изге теләкләр белән мөрәҗәгать итеп, истәлекле бүләк тапшырды. Бу көнне Надежда һәм Юрий Волковлар балалары һәм дусларынан җылы котлаулар кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International