3 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр Агыйдел шәһәрендә 2006-2008 елгы егетләр һәм кызлар арасында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган Башкирия АЭСының беренче директоры М.А. Шакиров истәлегенә билбау көрәше буенча XXVII республика турниры узды. Ярышларда 300дән артык спортчы катнашты. "Зәй" спорт мәктәбе укучылары түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр: Батурин Данил 3 нче урын (тренеры Сәлихов Равил Фаил улы), Карпов Данил 3 нче урын ( тренеры Сәлихова Регина Равил кызы), Данилова Мария 3 нче урын (тренеры Сәлихов Равил Фаил улы).