Бүген «Энергетик» мәдәният йорты мәйданында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Бу бәйрәм зәйлеләр күңелендә милли бердәмлек һәм теләктәшлек, үзара ярдәм һәм бердәмлек символы булды һәм булып кала, ватанпәрвәрлек традицияләрен чагылдыра, гражданнарның законлылыгын, гражданлык хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итү өчен тотрыклылык һәм татулык нигезе булып тора. Бәйрәм кунакларына Зәй муниципаль районы үзешчәннәренең иң яхшы номерлары: “Энергетик” мәдәният сарае, Район мәдәният йорты, “Русская душа”, “Адымнар” вокаль коллективлары, Мария Никитина, Виктория Агашкина, Дмитрий Иванов, Иван Чебаков чыгышлары күрсәтелде. Бәйрәмне оештыруда шулай ук С.Рафиков исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре, мәгариф идарәсенең хореография коллективлары катнашты. Районның авыл җирлекләре зәйлеләргә үз продукциясен тәкъдим иттеләр, кайнар коймак һәм чәй белән сыйладылар.