Бүген «Безнең кешеләр, Зәй» рубрикасы кысаларында без Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Россия патриоты» XVII Бөтенроссия конкурсы лауреаты Л.М. Симонова турында сөйләргә телибез. Людмила Михайловна Татарстан АССРның Түбән Кама районы Ширәмәт авылында туган. 1971 елда Зәй 1 нче урта мәктәбен, 1975 елда Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген Зәй шәһәренең 5 нче урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлый. 13 ел халык депутатларының Зәй шәһәр Советы башкарма комитетында башта оештыру эшләре буенча инструктор, аннары мәдәният бүлеге мөдире, соңрак КПССның Зәй шәһәр комитеты консультанты булып эшләгән. 1991 елның декабреннән Людмила Михайловнаның хезмәт биографиясе шәһәребез һәм районыбыз тарихын өйрәнү белән бәйле: 20 ел дәвамында Зәй туган якны өйрәнү музеен җитәкләгән. 2015 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр ул музейның фәнни хезмәткәре булып эшли. Эш чорында коллектив белән берлектә шәһәр тарихы буенча яңа музей экспозицияләре, сугышта катнашучылар, рәссамнар, декоратив-гамәли сәнгать осталары, атаклы зәйлеләр турында күпсанлы күргәзмәләр оештырган. Аның тарафыннан дистәләрчә фәнни һәм мәгълүмати мәкаләләр язылган һәм җирле газеталарда бастырылган, Мәктәп тавында тыюлык зонасын саклау буенча тарихи нигезләмә әзерләнгән. Ул беренче бөтендөнья сугышында катнашучылар турында «Исемеңне онытма» дигән китапны (Р.А. Мартынова-Дәүләтбаева проекты) төзүче булып тора, ул 2018 елда дөньяга чыкты. Л.М. Симонова Фондының эзләнү эше нәтиҗәсендә, җирле музей Россия дәүләт архивында (Мәскәү) саклана торган сирәк архив документлары күчермәләре белән тулыландырылды, шуның нәтиҗәсендә Зәй шәһәре-крепосте тарихыннан яңа фактлар ачылды. Людмила Симонова өч тапкыр депутат итеп сайланган. “Татарстан Республикасының 100 еллыгы” медале, ТР Мәдәният министрлыгының, Зәй муниципаль районы башлыгының мактау грамоталары белән бүләкләнгән Людмила Михайловна шушы көннәрдә үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аңа нык сәламәтлек, озын гомер һәм эшендә яңа уңышлар телибез!#кешеләргә хезмәт итү марафоны.