Зәйдә кыска вакытлы ялга кайткан хәрби хезмәткәрләр белән очрашу узды

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген район башлыгы Разиф Кәримов “Энергетик” мәдәният сараенда махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан хәрби хезмәткәрләр белән очрашты. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының социаль координаторы Сергей Хватков, Чернобыльчеләр һәм керәшеннәр берлеге рәисе Валентин Атласов катнашты. Очрашуда катнашучылар махсус хәрби операция барышында һәлак булган зәйлеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Район башлыгы Разиф Кәримов хәрбиләрне районның социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды. Үз чыгышында ул эре предприятиеләр һәм учреждениеләр, авыл хуҗалыгы тармагы эшчәнлеге турында сөйләде. Разиф Галиевич ассызыклаганча, районда бер генә оешма да хәрби хезмәткә гуманитар ярдәм җыйганда читтә калмый. Алга таба да район хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә даими ярдәм күрсәтәчәк дип билгеләп үтте. «Сезне туган якта күрүгә без бик шат. Җиңү белән исән-имин әйләнеп кайтуыгызны телибез. Районда махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга ярдәм күрсәтү буенча зур эш алып барыла. Һәркем үз өлешен кертергә тырыша, тыл нык. Безнең яшьләр дә, үсеп килүче буын да сездән үрнәк ала. Соңгы елларда патриотлык юнәлеш тагын да җанланды, егетләр армиягә теләп баралар - диде Разиф Галиевич үзенең изге теләкләрен белдереп. «Махсус хәрби операция башлангач, сез беренчеләрдән булып Ватанны яклауга бастыгыз, алдыгызга куелган бурычны намус белән башкарасыз. Сез безнең өчен чын геройлар! Бүгенге тыныч тормышыбыз өчен без сезгә бик рәхмәтле - дип мөрәҗәгать итте егетләргә хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов. “Махсус хәрби операциядә 208 баланың әтиләре катнаша. Бу гаиләләр балалар бакчасы, мәктәп туклануы өчен түләүдән азат ителгән. Муниципаль лагерьларда ял итәргә теләүче балаларга чикләүләр юк. Һәр гаиләгә мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, педагог-психологлар беркетелгән. Алар өчен борчылмагыз, - диде мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Шәрәфиева. “ Без ярдәм итүчеләрнең барысына да рәхмәтле, тыл ныклыгын тоябыз. Татарстан, Зәй егетләре алга куелган бурычны намус белән үтәүләре, бердәм көчле рухлы булулары белән аерылып торалар”, - дип билгеләп үттеләр махсус хәрби операциядә катнашучылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International