Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды
2023 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген хакимият бинасының зур залында район башлыгы Р.Г.Кәримов, Башкарма комитет җитәкчесе Э.Э. Галиев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге башлыгы М.Ә.Дәүләтшин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлеге башлыгы Р.Г. Гарифуллин, учреждение һәм оешмалар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре катнашында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Зәй районы территориясендә юллардагы хәлләр турында 2023 елның 9 ае йомгаклары буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгы Р.Г. Гарифуллин хәбәр итте; Балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау, мәгариф учреждениеләрендә юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча үткәрелә торган чаралар турында «Зәй районында юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең бүлек башлыгы В.В.Иванов аңлатты; Зәй шәһәре һәм районында юлларны карап тоту эшләре турында «Татнефтедор» ҖЧҖнең Зәй автомобиль юллары идарәсе башлыгы Ф.Р.Хәернасов сөйләде; Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм 2023нче елгы көзге каникул чорында Зәй муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча башкарыла торган эшләр турында «Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы вазыйфаларын башкаручы Г.М.Шәрәфиева хәбәр итте; Авыл җирлекләрендә юл хәрәкәте иминлеге буенча профилактик эш алып бару буенча мәгълүмат белән Югары Мәлем авыл җирлеге башлыгы Л.И.Сибгатуллин чыгыш ясады. Район башлыгы кышкы чорга үз вакытында әзерләнү, юлларны һәм җәяүлеләр йөри торган урыннарны кардан чистарту, халыкның барлык яшь төркемнәре белән мәгълүмати-пропаганда чаралары уздыру, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә игътибарны юнәлтү, кием-салымда яктылыкны кире кайтаручы элементларны файдалану кирәклеген искәртте. Юл хәрәкәтендә катнашучыларны юлларда үтә игътибарлы булырга чакырды. Һава шартлары үзгәргәндә аеруча куркыныч булуын, ул вакытта юлларда боз һәм туңдырма барлыкка килүен, тизлек режимын сакларга, бигрәк тә балалар учреждениеләре һәм җәяүлеләр йөри торган урыннарда , транспорт белән идарә иткәндә аеруча игътибарлы булырга, куркынычсызлык каешын эләктерергә, балаларны тотып тору җайланмаларыннан файдаланып йөртергә кирәклеген ассызыклады. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның тормышы һәм сәламәтлеге, һәрбер юл хәрәкәтендә катнашучының үзен дөрес тотуына бәйле икәнен истә тоту һәм аңлау мөһимлегенлеген искәртте. Утырышка район башлыгы Разиф Кәримов йомгак ясады.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
апрель, 2026 ел
Зәйдә бу сезонда соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак
Зәйдә язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны тәмамланачак. Йомгаклау сәүдәсе «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданда җомга көнне, 1 майда узачак һәм Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланачак.
Эколяталар көне
«Тату гаилә» балалар бакчасында экологик маҗара узды, ул Бөтенроссия Эколята көненә багышланды.
Зәйдә «Бәрмәнчек» - минем язмышым» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды
28 апрельдә С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Бәрмәнчек» - минем язмышым» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Чараның кунагы - Татарстан Республикасының атказанган артисты, шагыйрә, «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамбле артисты Елена Данилова-Григорьева.
28
апрель, 2026 ел
Район башлыгының ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне белән котлавы
Хөрмәтле ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз