Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Район башлыгы Икътисади советның чираттагы утырышын үткәрде
2023 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген хакимият бинасының кече залында район башлыгы Разиф Кәримов Икътисади советның чираттагы утырышын уздырды. Көн тәртибенә түбәндәге сорау куелды: «Татарстан Республикасы армиясенә, авиациясенә һәм флотына ярдәм итү ирекле җәмгыяте» төбәк иҗтимагый - дәүләт берләшмәсенең Зәй җирле оешмасының 2023 елның 9 аенда эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2024 елга перспективалы планнар турында». Төп доклад белән Совет рәисе Николай Глухов чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, 2023 ел Зәй җирле оешмасы өчен, алдагылары кебек үк, заманча кулланучылар базарында алга таба эшләү ягыннан мөһим. Зәй оешмасына 1978 елда нигез салынган. Төп бурычлары булып оборона - массакүләм, хәрби - патриотик эш, техник һәм хәрби – гамәли спорт төрләрен үстерү, массакүләм - техник һөнәрләр кадрларын әзерләү, гражданнарны хәрби - хисап белгечлекләре буенча әзерләү тора. Быел «А» категорияле машина йөртүчеләрне (мотоциклчыларны) һөнәри әзерләү буенча яңа категория ачыла, моның өчен яңа мотоцикл сатып алынган. Шулай ук 2023 елда уку процессы өчен 3 автомобиль: 2 ЛАДА Гранта һәм Форд Фокус сатып алынган. Уставка ярашлы, оешма ел саен хәрби хезмәткә чакырылуга кадәрге яшьләр белән спорт - массакүләм һәм хәрби - патриотик юнәлештәге чаралар үткәрү белән шөгыльләнә. 2023 елда 33 спорт - массакүләм һәм хәрби - патриотик чара уздырылган, аларда 1225 кеше катнашкан. Киләсе елда шәһәрдә балалар һәм яшүсмерләр өчен картинг секциясен эшләтеп җибәрергә җыеналар. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы грантын отканнар һәм шуның исәбенә балалар һәм өлкәннәр өчен 2 картинг сатып алынган. Оешманың кереме автотранспорт чаралары йөртүчеләрен әзерләүдән формалаша. Төп докладтан соң катнашучылар фикер алышты. Йомгаклау сүзе белән район башлыгы Разиф Кәримов чыгыш ясады. Ул коллективка алга таба нәтиҗәле эш теләде, оешма хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру буенча үз тәкъдимнәрен бирде.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
апрель, 2026 ел
Зәйдә бу сезонда соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак
Зәйдә язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны тәмамланачак. Йомгаклау сәүдәсе «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданда җомга көнне, 1 майда узачак һәм Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланачак.
Эколяталар көне
«Тату гаилә» балалар бакчасында экологик маҗара узды, ул Бөтенроссия Эколята көненә багышланды.
Зәйдә «Бәрмәнчек» - минем язмышым» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды
28 апрельдә С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Бәрмәнчек» - минем язмышым» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Чараның кунагы - Татарстан Республикасының атказанган артисты, шагыйрә, «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамбле артисты Елена Данилова-Григорьева.
28
апрель, 2026 ел
Район башлыгының ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне белән котлавы
Хөрмәтле ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз