Зәйлеләрне «Җылылык бирәм» акциясендә катнашырга чакыралар

2023 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм яшүсмерләрне социальләштерү программаларын үстерүнең Федераль үзәге «Җылылык бирәм» социаль урам акциясе уздыруны дәвам итә. Киләсе акция Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә багышланган һәм 2023 елның 4-6 ноябренә планлаштырылган. Әлеге чараны үткәрү кысаларында 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар белән шәһәр урамнарында күрсәтелгән бәйрәмнең тарихи алшартлары турында әңгәмәләр үткәрү, халкыбызның суверенитетка һәм дәүләтчелеккә юлында җиңеп чыккан сынаулары, һәркемгә якын һәм аңлаешлы булырга тиешле кыйммәтләр турында искә төшерү тәкъдим ителә. Акциягә кушылырга балалар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау өлкәсендә профильле белгечләрне, шулай ук тарихчыларны, педагогларны, патриотик клублар һәм волонтерлык хәрәкәтләре хезмәткәрләрен һәм социаль үсеш өлкәсендәге башка эшлеклеләрне чакыралар. Акциядә катнашу өчен «Җылылык бирәм» урам акциясенә әзерлек һәм аны уздыру турында нигезләмә белән танышырга һәм теркәлү узарга кирәк. Акциягә теркәлү турында мәгълүмат РПСП ФЦ рәсми сайтында урнаштырылган: https://clck.ru/35AbNB. - Велицкая Екатерина Ивановна, velitskaia.e@fcprcgov.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International