Район башлыгы Ватанны саклаучылар фонды филиалында булды

2023 елның 21 октябре, шимбә

Бүген район башлыгы Разиф Кәримов Ватанны саклаучылар фондының Зәй филиалында һәм "Теплый Заинск "хәйрия фондында булды. Разиф Гали улы фондлар эшчәнлеге өчен булдырылган шартлар белән танышты, җитәкчеләр белән аралашты. Ватанны саклаучылар фондының Зәй филиалы агымдагы елның августыннан бирле эшли, социаль координаторы-Сергей Хватков. Ул бу эш буенча Түбән Новгородта һәм Казанда укып кайтты инде. «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды өлешчә мобилизация яки контракт буенча махсус операция зонасына киткән хәрбиләрнең мәсьәләләрен хәл итәргә тиеш. Фондның филиалы Ленин урамы, 13 адресы буенча урнашкан. Телефоны: 7-07-11.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International