Район башлыгы батальон командиры урынбасары белән очрашты

2023 елның 14 октябре, шимбә
Безнең якташларыбыз-хәрби хезмәткәрләр – махсус хәрби операциядә катнашучылар кыска вакытлы ялга кайтуларын дәвам итәләр. Бүген район башлыгы Разиф Кәримов аларның берсе - батальон командиры урынбасары белән очрашты. Хәрби хезмәткәр белән төпле әңгәмә булды. Махсус хәрби операция зонасындагы хәлләр турында сөйләштеләр, фикер алыштылар. Батальон командиры урынбасары район башлыгына безнең мобилизацияләнгәннәрнең кәефе, аларның җиңүгә оптимистик карашы турында хәбәр итте. Разиф Гали улы, үз чиратында, район тормышы турында сөйләде, башкарылучы эшләрнең торышы белән таныштырды, барлык зәйлеләр исеменнән солдатларга Ватан мәнфәгатьләрен яклаган өчен рәхмәт белдерде. Район башлыгы һәр мобилизацияләнгән кешенең батырлыгын билгеләп үтте, ялдагыларның көч җыеп китүләрен һәм барысының да җиңү белән исән-сау өйләренә кайтуларын теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International