Зәйдә көрәш буенча Р.Ш. Фәрдиев истәлегенә Бөтенроссия турниры узачак

2023 елның 9 октябре, дүшәмбе
13-15 октябрьдә Зәй шәһәренең «Яшьлек» боз сараенда Р.Ш. Фәрдиев истәлегенә корэш буенча бөтенроссия ярышлары узачак. Ярышларда унсигез авырлык категориясендә 200гә якын спортчы катнашачак: 60 кг, 65 кг, 70 кг, 80 кг, 90 кг, 100 кг, 130 кг, 130+кг (ирләр); 55 кг, 60 кг, 65 кг,70 кг (17-18 яшьлек егетләр); 45 кг, 50 кг, 55 кг, 60 кг, 65 кг, 70 кг (15-16 яшьлек егетләр). Ярышларны оештыручылар - «Россия корэш федерациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы, «Татарстан Республикасы корэш федерациясе» төбәк иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы, Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының Физик культура, спорт һәм туризм идарәсе. Ярышлар программасы: 13 октябрь - килү көне. 14.10.2023- 08:00 - 10:00 тренировка чаралары; 10:00 – 18:00 көрәш; 11:00-12:00 - ярышларны тантаналы ачу. 15.10.2023- 9:00-11:00 - өченче урыннар өчен көрәш 11:00 – 13:00 -Финал очрашулары; 13:00 – 14:00-Бүләкләү тантанасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International