6 октябрьдә Әлмәт шәһәрендә йөзү буенча Әлмәт шәһәренең 70 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, 2009-2016 елгы спортчылар арасында «Спинист көне» һәм «Көзге спринт» ачык беренчелеге узды. Ярышларда тренер Р. Х. Галимованың «Зәй» спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре катнашты һәм түбәндәге урыннарны алдылар: ирекле стиль белән 100 м арага йөзү буенча Йосыпова Ләйлә 2 урын, ирекле стиль белән 100 м арага йөзү буенча Җәмәлетдинов Алмаз 2 урын, аркада йөзү буенча 100 м арага Җәмәлетдинов Алмаз 3 урын, аркада йөзү буенча 100 м арага Красильников Даниил 3 урын, аркада 50 м арага йөзү буенча Надежда Лыжина 3 урын алдылар.