6 октябрьдә Казанда Россиянең Атказанган спорт мастеры Шамил Садриев истәлегенә 2008-2009 елларда туган 16 яшькә кадәрге егетләр арасында ирекле көрәш буенча ачык республика турниры узды, анда Россия төбәкләреннән: Удмуртия, Чувашия, Ульяновск өлкәсеннән, Марий Эл Республикасыннан һәм Мәскәү шәһәреннән 170 гә якын спортчы катнашты. «Зәй» спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре ярышларда катнаштылар һәм түбәндәге урыннарны алдылар: 41 килограммга кадәрге авырлык категориясендә 2 урын Данис Землянов (тренеры И.Г. Хәйруллин), 35 килограммга кадәрге авырлык категориясендә 3 урын Юнысов Рауль (тренеры И.Г. Хәйруллин), 4 урын Медведев Федор (тренеры Р.Р. Салихов).