Бу атнада Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданины Анатолий Путяшов 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Татарстанның атказанган төзүчесе хезмәт юлында йөзләрчә төзелгән объектлар, меңләгән километр юллар, меңләгән тонна проектлаштырылган металл конструкцияләр һәм гаиләсе белән шул җирләргә күп тапкырлар күчеп йөрүләр була. Путяшов үзенең хезмәт юлын гади бетончы булып башлаган, хезмәт сөючән һәм белемле булганга күрә, Гидромонтаж оешмасының баш инженеры вазифасына кадәр күтәрелгән, анда 28 ел эшләп лаеклы ялга киткән. Анатолий Иванович туган районы җәмәгатьчелегенә һәм халкына чын хезмәт күрсәтү үрнәге булып тора. Бары тик бер мисал гына да - «ТР күперләре» АҖ баш инженеры вазыйфасында Алнаш-Бөгелмә тимер юлы аша юлүткәргеч төзүдә катнашу күп нәрсә турында сөйли. Һәм аны - пенсионерны бу вазыйфага, ышанычлы, югары квалификацияле, бөтен тормышы белән эшенә бирелгән тәҗрибәле белгеч буларак чакыралар. Республика җитәкчелеге ярдәме белән 2016 елда Зәйдә бөтен төбәк өчен мөһим булган озак көтелгән объект барлыкка килә. Бүген дә, лаеклы ялда булуына карамастан Анатолий Иванович районның актив җәмәгать эшлеклесе булып кала - башкарма комитет каршындагы шәһәр төзелеше советы әгъзасы булып санала. Ул үзенең төпле фикерләре һәм тәкъдимнәре белән мөһим бурычларны хәл иткәндә турыдан-туры катнаша, яшь буын белән тәҗрибә уртаклаша һәм аларга һәрдаим ярдәм итеп тора. Анатолий Иванович шулай ук өч оныгын тәрбияләүдә катнаша, аларның иң өлкәне яраткан бабасы эзләре буенча төзүче һөнәрен сайлаган инде. Зәй муниципаль районы Анатолий Иванович Путяшов кебек тугры, битараф булмаган уллары белән хаклы рәвештә горурлана. #кешеләргә хезмәт итү марафоны