Зәй районы - «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегенең иң яхшы сайты» номинациясендә конкурс җиңүчесе булды

2023 елның 6 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» еллык конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү һәм 2022 ел нәтиҗәләре буенча массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктыртучы журналист эшләренә йомгак ясалды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, оештыру комитеты әгъзалары һәм башкалар катнашты. Бүләкләнүчеләр арасында Зәй муниципаль районы да булуы сөендерә. "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегенең иң яхшы сайты" номинациясендә конкурста җиңүче дипломын Әгъзам Саматович Гобәйдуллин кулыннан иҗтимагый оешмалар, массаүкүләм мәгълүмат чаралары һәм район Советының милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Әминә Биккинина алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International