16 сентябрьдә Зәй районында яшәүче күп балалы Коханевич Руслан Александр улы һәм Анастасия Валерий кызы гаиләсендә алтынчы бала туды. Сабыйга – Есения дип исем куштылар. Әти-әниләр өчен балалар-тормыш чәчәкләре. Улың туса – киләчәктә ул синең ышанычың һәм таянычың булыр, кызың туса - бәхет шатлык китерүче диләр. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлфия Вәлишина бәхетле әтигә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау открыткасы тапшырды. Коханович гаиләсе - Зәй районының күпләр үрнәк алырлык күп балалы һәм бәхетле гаиләсе.