Хөрмәтле зәйлеләр! Бу атнада атна саен уза торган авыл хуҗалыгы ярминкәсе якшәмбе, 1 октябрьдә, «Энергетик» мәдәният йортының үзәк мәйданында узачак. Сатуда шәһәр һәм район товар җитештерүчеләре, шәхси эшмәкәрләр, фермерлар, шәхси хуҗалыклар продукциясе тәкъдим ителәчәк. Үз сәүдә палаткаларын Александр бистәсе, Бохарай һәм Поручик авыл җирлекләре җәелдерәчәк. Анда традицион рәвештә бәрәңге, яшелчә, ит продукциясе, кош ите, балык, бал һәм башка товарлар сатылачак. Ярминкә 7.00 сәгатьтә башлана.