Зәй районында Таҗетдин Ялчыгол укулары узды

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүген Зәй районында танылган татар галиме, педагог, табиб, тарихчы Таҗетдин Ялчыгол истәлегенә багышланган унынчы республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Укулар район башлыгы Разиф Кәримов, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе баш киңәшчесе - кураторы Рәил Гомәров, ТР Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин катнашында узды. Бу чара шулай ук галимнәрне, имамнарны, татар теле һәм әдәбияты өлкәсендә белгечләрне, укытучыларны, китапханәчеләрне, татар интеллигенциясе вәкилләрен, мәгърифәтченең туганнарын җыйды. Чара Имәнлебаш авылы зиратында кунаклар һәм туганнары катнашында Таҗетдин Ялчыгол кабере янында дога кылудан башланды. Аннары конференциядә катнашучылар Куш-Елга зиратына килделәр, «Хәзрәт Чишмә»сендә булдылар, җирле мәдәният йортына килделәр, анда Таҗетдин Ялчыголның тормышына һәм иҗатына багышланган экспозицияләр белән таныштылар. Утырышның пленар өлешендә кунакларны район башлыгы Разиф Кәримов сәламләде, ул зәйлеләрнең Ялчыгол мирасын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру буенча зур эше турында сөйләде, шундый әһәмиятле чарада катнашулары өчен барысына да рәхмәт белдерде. Конференциядә катнашучыларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Илфәр хәзрәт Хәсәнов сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Әлеге вакыйга буенча үз фикерләре белән Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рифат Җамал уртаклашты. Татар халкы тормышында Таҗетдин Ялчыголның роле әһәмияте һәм аның фәнни хезмәтләрен популярлаштыру турында төп докладлар белән филология фәннәре докторы, академик, Казан федераль университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов, татар җәмәгать эшлеклесе, театр режиссеры, педагог, язучы, драматург, публицист һәм сатирик Рабит Батулла, археолог, тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Фаяз Хуҗин, Азнакай районы Чалпы авыл китапханәсе мөдире Рәсимә Шәйхулова чыгыш ясады. Рамил Төхвәтуллин - Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия әгъзасы Ялчыгол мирасының да, Зәй җирендә уздырыла торган конференциянең дә аеруча мөһим чара булуын билгеләп үтте, әлеге юнәлештә алга таба да уңышлар теләде. Таҗетдин Ялчыгол нәселен дәвам итүчеләр исеменнән чираттагы укуларны югары оештырган өчен рәхмәт сүзләре белән Разилә Җиһаншина чыгыш ясады. Конференция бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Ялчыгол мирасын өйрәнү эшенә зур өлеш керткәннәре өчен, Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән Югары Шепкә, Түбән Биш авыл җирлекләре һәм район мөхтәсибәте бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International