Бүген район башлыгы Разиф Кәримов шәһәрнең 2 эре предприятиесендә булды. Беренче объект - “Техно заводы”, икенчесе “Татэнерго” АҖ филиалы “Зәй ГРЭС”ы булды. Район башлыгы предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге, агымдагы чорда җитештерү планнары белән танышты. Предприятиеләр үз эшләрен гадәти режимда дәвам итә. Разиф Галиевич җитәкчеләргә яхшы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, аларны алга таба да хезмәт җитештерүчәнлеген, хезмәт коллективларын һәм лаеклы хезмәт хакын саклап калырга өндәде.