Зәйдә мәгариф ветеранын юбилее белән котладылар

2023 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Бүген Апач авылында яшәүче Хәнифә Йосыф кызы Миңнегулова 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны юбилее белән район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, мәдәният идарәсе автоклубы артистлары, туганнары һәм якыннары котлады. Юбилярга район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк тапшырылды. "Үзегезнең казанышларыгыз белән чын күңелдән горурланырга, һәрвакыт хөрмәттә яшәвегезне телибез. Сезгә озак елларга җитәрлек сәламәтлек, иминлек, тормышыгызда бәхет һәм шатлыклы мизгелләрегез күбрәк булсын иде. Күп санлы балаларга белем һәм тәрбия бирүегез өчен ихлас күңелдән рәхмәт!” - дип билгеләп үтте район башлыгы урынбасары Петр Сергеевич. Хәнифә Йосыф кызы Апач авылында туган, мәктәптән соң Казан дәүләт институтының биология факультетын тәмамлаган. Гомере буе биология укытучысы булып эшләгән. Ветеран шигырьләр яза, аның “Әнкәй йөрәге икән” дигән китабы чыкты. Озак еллар намуслы хезмәте өчен Хәнифә Йосыф кызына “Россия Федерациясенең атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелгән, ул СССРның “Халыклар дуслыгы ордены”  дәүләт бүләгенә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International