23-24 сентябрьдә Новосибирск шәһәрендә киокусинкай каратэсы буенча "31 Андрей Якутов Мемориалы халыкара ярышлары" узды. Ярышларда 15 ил, Россия Федерациясенең 32 төбәге, 978 спортчысы катнашты. Безнең шәһәрне тренерлар Алексей һәм Владимир Ревин тәрбияләнүчеләре тәкъдим итте. Зәй спортчылары югары дәрәҗәдәге спорт әзерлеге күрсәттеләр, безнең күп кенә егетләребез 5-6 катгый көрәштә катнаштылар, халыкара спорт аренасында шәһәребезне лаеклы тәкъдим иттеләр. Халыкара ярышларда Ревин Егор җиңде, көмеш призерлар Фаршатова Әдилия, Кәмәлиева Амелия, бронза медальләрне Бочкарев Виталий, Решетов Роман яулады. Спортчыларыбызны һәм тренерларыбызны халыкара дәрәҗәдәге ярышларда җиңүләре белән котлыйбыз!