20 сентябрьдә «Энергетик» мәдәният сараенда «Күпкырлы Россия» дип исемләнгән патриотик концерт узды. Концертта җирдә халыкларны һәм тынычлыкны саклау буенча лаеклы хезмәт алып баручы каһарманнарның батырлыгына дан җырланды. Программада “Адымнар” татар мәдәнияте клубының вокаль ансамбле, "Кайнар йөрәкләр" концерт төркеме, "Улыбка" балалар үрнәк хореография ансамбле, "Магия" халык хореография төркеме катнашты. Һәр җырда һәм иҗат номерында ил өчен, Россиянең күпмилләтле халкы өчен горурлык хисе яңгырады.