Бүген хакимиятнең кече залында район башлыгы урынбасары П.С.Уразайкин катнашында наркотикларга каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды. Көн тәртибе буенча районда наркотиклар белән чирләүнең торышы, шулай ук халык арасында наркоманияне, алкоголизмны, ВИЧ-инфекцияне профилактикалау һәм сәламәт һәм имин яшәү рәвешен пропагандалау, «МАК» ведомствоара оператив-профилактик операция йомгаклары, наркотикларга каршы комиссиянең эшен, профилактик чаралар үткәрүнең планнарын һәм нәтиҗәләрен массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту мәсьәләләре каралды. Узган комиссия нәтиҗәләре буенча карарларның үтәлешен комииссия сәркатибе Р.С.Аладышкин хәбәр итте. Комиссия эшенә нәтиҗәне рәис урынбасары П.С.Уразайкин ясады.