«Прайд» спорт клубы призына киокусинкай каратэ буенча ачык беренчелек узды

2023 елның 18 сентябре, дүшәмбе

16-17 сентябрьдә Димитровград шәһәрендә «Прайд» спорт клубы призына киокусинкай каратэ буенча ачык беренчелек узды, анда Димитровград, Ульяновск, Самара, Пенза, Казан шәһәрләреннән 300гә якын спортчы катнашты. Зәй шәһәрен тренерлар Алексей һәм Владимир Ревинда тәрбияләнүчеләр тәкъдим итте. Әлеге ярышлар яшь спортчылар өчен яңа спорт елында беренче ярышлар булса да, безнең  спортчылар югары дәрәҗәдә чыгыш ясадылар, лаеклы нәтиҗә күрсәттеләр. Үз категорияләрендә җиңүчеләр булдылар Фәршатова Әдилия, Агапова Элиза, Ихинданова Умукурсум, Кәмәлиева Амелия, Ревин Егор, Хөснетдинов Марат, Селиверстов Радаль. Көмөш медальләрне Тимофеев Александр, Комиссаров Алексей яулады. Бронза медальләр белән Фәршатова Азалия, Шәймәрданова Юстина, Москова София, Ашрапова Екатерина, Решетов Роман, Вәлишин Айрат, Зинәтуллин Ислам, Алиев Алибек бүләкләнде. Спортчыларга һәм тренерларга 23-24 сентябрьдә Новосибирск шәһәрендә узачак Киокусинкай каратэ буенча халыкара беренчелектә җиңүләр телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International