15-17 сентябрьдә «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә 2006-2007, 2008-2009, 2010-2011 елгы чаңгычылар арасында Татарстан Республикасының җәйге беренчелеге узды. Ярышларның беренче көнендә программада чаңгы —роллерларда шәхси узыш булды, ә икенче көнне балалар һәм кызлар арасында кросста иң көчлеләрне ачыкладылар. Ике көнлек ярыш нәтиҗәләре буенча олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге олимпиада резервы спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр. 2006-2007 елгы яшүсмерләр арасында Вадим Бирюков 2 тапкыр ТР Беренчелеге чемпионы булды, Данил Нехаев кросста 3 урынны алды. Козенкова Софья шул ук яшь категориясендә кросста шулай ук 3 нче урынны алды. Спортчыларны Габидуллин Ракиф Марс улы өйрәтә. Чаңгы роллерлары буенча ярышларның беренче көнендә 2008-2009 елгылар арасында Пылаева Софья шулай ук 3 урынны яулады, тренеры Колесов Сергей Владимирович. Ярышларда Башкортстан Республикасы һәм Казахстан Республикасы вәкилләре дә катнашты, барлыгы 500дән артык кеше булды.