9 сентябрьдә Казанда 3х3 «Галкиннар Кубогы» баскетболы буенча 2023 елгы Татарстан лигасының суперфиналы узды, анда җәйге сезон нәтиҗәләре буенча иң яхшы командалар катнашты. 13 яшьтән кечерәк кызлар арасындагы дүрт команданың өчесе Зәйдән иде. Арина Фадеева, Рәмилә Ханнанова, Дарина Галиева, Дарина Волкова составындагы «Барс» командасы 2 урынны яулады. «Барс-2» командасы Валерия Волкова, Дарья Зуева, Полина Муханова, Диана Сәлимгәрәева, Анастасия Смелова составында 3 нче урынны алды. 4 урынны Айсылу Гайсина, Анастасия Контрабаева, Алинә Нәфикова, Екатерина Тарасенко составындагы «Барс-3» командасы алды. Тренеры Асадов Камран Хәсән улы.