Бүген Зәй муниципаль районында "Кече һәм урта эшкуарлык" милли проекты максатларына ирешүгә юнәлдерелгән атналык авыл хуҗалыгы ярминкәләре үз эшен яңартты. Традицион рәвештә зәйлеләргә шәһәр һәм район товар җитештерүчеләре, шәхси эшмәкәрләр, фермерлар, шәхси хуҗалыклар, авыл җирлекләре: ит продукциясе, кош ите, балык, яшелчә, бал һәм башка товарлар сатты. Үз продукциясен «Зәй» агросәнәгать паркы, Носов А.М., Карташов Н.В., Сироткин В. В., Бурханов К.К., Степанов П.П, Халикова Л.И., Тимерханова Г. Р., Рамазанов Р. Г., Утяев Р. Р. һәм Аксар, Гүлькин, Кадер, Сармаш-Баш һәм Урсай авыл җирлекләре тәкъдим итте. Фермерлар һәм авыл кешеләреннән тыш, үз товарларын һәвәскәр бакчачылар да алып килгән иде. Теләге булганнарга җиләк-җимеш культуралары үсентеләрен сатып алу мөмкинлеге дә булды. Районның авыл җирлекләре ярминкәдә катнашучыларны кайнар коймак, тәмле пироглар һәм хуш исле чәй белән сыйладылар. Беренчеләрдән булып сәүдә рәтләрен район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев һәм башка җаваплы хезмәткәрләр карады алар шәһәр халкына тәкъдим ителгән продукциянең ассортиментын һәм сыйфатын бәяләде.
Киләсе ярминкә шимбә көнне, 16 сентябрьдә булыр дип көтелә. Анда халыкка тәкъдим ителәчәк продукциянең төре тагын да киңәйтеләчәк.
Хөрмәтле зәйлеләр! Сезне һәр шимбә 7:00 сәгатьтә ярминкәгә көтеп калабыз.