8 сентябрьдә «Шатлык» социаль ярдәм үзәгендә ял итүчеләр өчен үзәк китапханә хезмәткәрләре Дагестан халык шагыйре Рәсүл Гамзатовның тууына 100 ел тулуга багышланган «Без эз калдыру өчен яшибез...» дип аталган әдәби-музыкаль кичәсен үткәрде. Очрашу барышында катнашучылар Дагестанның халык шагыйре тормышы һәм иҗаты, аның иҗтимагый эшчәнлеге белән таныштылар. Шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырларны рәхәтләнеп тыңладылар. Аеруча игътибар «Журавли» җырын иҗат итү тарихына бирелде, ул сугышларда һәлак булганнарның барысы өчен реквием булып тора. Чарада катнашучылар бик күп уңай эмоцияләр алды.