Яшь сайлаучы клубы үз эшен дәвам итә

2023 елның 8 сентябре, җомга

Яшьләрдә гражданлык җаваплылыгын формалаштыру, аларны сайлау кампанияләрендә актив катнашырга җәлеп итү, “Мәгариф” илкүләм проектының “РФ гражданнарын патриотик тәрбияләү” программасын тормышка ашыру нигезендә бүген Зәй политехник колледжында “Һәр тавыш мөһим” дигән дәрес үтте. Аны студентларга район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Ростислав Аладышкин, Зәй җирле бүлегенең “Бердәм Россия Яшь гвардиясе” җитәкчесе Иван Ковалев үткәрделәр. Очрашу барышында яшьләр үзләренең сәяси темалардан хәбәрдар булуларын, законнарны белүләрен күрсәттеләр. Аларга тантаналы шартларда "Минем тавыш мөһим" билгеләре тапшырылды. Петр Сергеевич яшьләрне алга таба да актив гражданлык позициясендә булырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International