Зәйдә өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алган гаилә бар

2023 елның 8 сентябре, җомга

2017 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Өлкән кеше өчен кабул итү гаиләсе» пилот проектын эшләтеп җибәрде. Проектның максаты - өлкән яшьтәге кешеләргә, инвалидларга үзләрен гаиләнең тулы бер өлеше итеп тоярга, ярату, хөрмәт һәм игътибарда яшәргә мөмкинлек бирү. Проектның асылы шунда: өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорттан ялгыз өлкән кешене алып китү (яки стационар биналарга эләгүне булдырмау), аларга үзләрен хөрмәт итәчәк икенче йорт табу, үзләре булдыра алмаган көнкүреш эшләрендә ярдәм итү мөмкинлеге бирү. Гыйльфанов Салихҗан Баттал улына, ялгыз пенсионерга, тулы  гаиләне Гыйниятуллина Алсу Таһир кызы һәм аның якыннары Зәй муниципаль районының Сармашбаш авылында булдырдылар. Гыйниятуллиннар гаиләсендә Сәлихҗан Баттал улы  үзен бик уңайлы хис итә. Аның зур һәм якты йортта аерым бүлмәсе, аның карамагында кунак бүлмәсе, ашханә, уңайлы ишегалды бар. Салихҗан Баттал улы гаилә җыелган кичәләрне аеруча ярата, зур ашханә бүлмәсе өстәле артында барысы бергә чәй эчәләр һәм көн яңалыклары белән уртаклашалар. Олы яшьтәге кешегә газеталарны бергәләп уку, Алсу Таһировнаның күп кенә бүлмә үсемлекләрен карау ошый, ә сәламәтлеге рөхсәт итсә, ветеран йорт хайваннары янына, бакчага чыга, уңышның өлгерүен күзәтә. Пенсионер үзе бик бәхетле дип саный: аның зур дус гаиләсе бар, анда ул үзен чит кеше итеп хис итми. Алсу Таһировна фикеренчә, өлкән яшьтәге ялгыз кешене гаиләгә алу - зур җаваплылык , әмма бу олы яшьтәге кешенең тормыш сыйфатын яхшырта, аны социаль ялгызлыктан коткара, аны бәхетле итә. Ә иң мөһиме, ялгыз өлкән кеше язмышына катнашын аңлау, тәрбиягә алган гаиләне дә бәхетле итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International