6 сентябрьдә Түбән Кама шәһәрендә Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе белән берлектә яңа төзелгән участок сайлау комиссияләренең җитәкче составы белән «сайлауларны әзерләү һәм үткәрү чорында участок сайлау комиссияләре эшчәнлеген оештыру» темасына белем бирү семинары үткәрде. Семинарда Борисова Надежда Петровна-Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сәркатибе, Беляков Роман Юрьевич- ТР Үзәк сайлау комиссиясе аппаратының Мәгълүмати – аналитик тәэмин итү һәм ММЧ белән хезмәттәшлек бүлеге мөдире, Каменькова Валентина Николаевна-сайлау процессы өлкәсендә эксперт катнашты. Чарада катнашучыларга Россия Федерациясендәге иҗтимагый-сәяси вәзгыять турында сөйләделәр, сайлау чаралары башланганнан бирле, тавыш бирү көннәре алды һәм тавыш бирү көнендә участок сайлау комиссиясенең эш тәртибе белән таныштырдылар. Практикада ситуация мәсьәләләре тикшерелде, хәл итү юллары табылды, участок сайлау комиссиясе эше барышында очрашырга мөмкин булган хаталар каралды. Участок сайлау комиссиясе рәисләре белем бирү семинарын оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.