Зәйдә "Экстремизмга юк!" - айлыгы кысаларында профилактик чаралар уза

2023 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Зәй муниципаль районында «Мәгариф» милли проектының «Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү» төбәк проекты кысаларында патриотик юнәлештәге чаралар үткәрү буенча даими эш алып барыла, шулай итеп, «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) формированиеләре хезмәткәрләре, ветераннар Советы рәисе, прокурор ярдәмчесе белән берлектә «Беслан корбаннарын искә алу көне» темасына түгәрәк өстәл үткәрделәр. Чара Зәй политехник көллиятендә узды, ул 2004 елда Бесланда булган фаҗигале вакыйгаларга багышланган иде. Бу сентябрь көннәрендә Беслан фаҗигасе булганга 19 ел тулды. Әлеге чараның максаты-яшьләр арасында терроризмга һәм экстремизмга каршы тору мәсьәләләре буенча ачык гражданлык позициясен формалаштыру, катнашучыларны уяулыкка һәм гражданлык җаваплылыгына чакыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International