Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Мобилизацияләнгән хезмәткәрләрнең хезмәт хокуклары: тәэмин итү үзенчәлекләре
2023 елның 5 сентябре, сишәмбе
Мобилизация буенча хәрби хезмәт узуны төгәлләгән гражданнарга эш бирүче белән хезмәт килешүен кайтканнан соң өч көн эчендә яңартырга кирәк. 2022 елның октябрендә РФ Хезмәт Кодексында мобилизацияләнгән, хәрби операциядә ирекле яки контракт буенча катнашкан гражданнар белән хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерү үзенчәлекләрен билгеләгән үзгәрешләр үз көченә керде. Яңа кагыйдәләр нигезендә: 1. Россия Кораллы көчләрендә хезмәт итү чорына аларның эш урыны саклана, әмма хезмәт килешүенең (димәк, якларның бурычлары да) гамәлдә булуы вакытлыча туктатыла; 2. Хезмәткәр хезмәттә булганда, эш бирүче аның урынына башка хезмәткәр алырга һәм аның белән вакытлы килешү төзергә хокуклы; 3. Эш бирүчеләр мобилизацияләнгән хезмәткәр белән килешүне берьяклы тәртиптә өзә алмый, бу бары тик оешма ликвидацияләнгән, шәхси эшмәкәр ябылган яисә вакытлы хезмәт шартнамәсенең гамәлдә булу срогы чыккан очракта гына мөмкин. «Хезмәт килешүе шартлары граждан эшкә кире кайткан көнне яңартыла, эшкә чыгуы хакында ул җитәкчелеккә өч эш көне алдан хәбәр итәргә тиеш. Бу мәҗбүри социаль иминиятләштерү буенча иминият тәэмин ителешен алу өчен, мәсәлән, хастаханә кәгазьләре буенча түләүләр өчен дә кирәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды башлыгы Эдуард Вафин. Вакытлыча хезмәткә яраксыз хәлгә килү датасына кеше эш бирүче белән хезмәт мөнәсәбәтләрен яңартмаган очракта аның хезмәткә яраксызлыгының электрон кәгазе түләнмәячәк, чөнки ул иминият тәэмин ителешен алу хокукын югалтачак. Әгәр сорауларыгыз калса, сез һәрвакыт 8-800-1-00000-1 телефоны аша Татарстан Социаль фонды бүлегенең контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итә аласыз (шалтырату бушлай). Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Контакт –үзәге 8 800 1-000-001 Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru www.vk.com/sfr_rt, www.ok.ru/group/sfrtatarstan https://t.me/PFRTATARbot
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлавы
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне ихлас күңелдән 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!
Зәйлеләрне бәйрәм чараларында катнашырга чакыралар
Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар! Сезне 1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган чараларда катнашырга чакырабыз!
Зәйдә ирекле көрәш буенча төбәкара турнир узды
29 апрель көнне Зәй шәһәренең “Старт” спорт-савыктыру комплексында ирекле көрәш буенча Россия спорт мастеры Константин Волков истәлегенә багышланган төбәкара турнир узды.
Зәйлеләр «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды
Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясенә кушылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз