1 сентябрьдән 3 сентябрьгә кадәр Казанда чаңгычы-узышчылар арасында Татарстан Республикасының ачык җәйге чемпионаты узды. 2 сентябрьдә спортчылар 10/15 кмга ярыштылар. Зәй җыелма командасы спортчылары түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр. Хатын-кызлар арасында иң яхшы унлыкка: 2 урын Ибраһимова Ирина, 5 урын Мацокина Кристина, 8 урын Утяганова Анастасия, 9 урын Вәлиуллина Алина керде. 3 сентябрьдә спортчылар 5/7,5 км кросс йөгерделәр. Хатын-кызлар арасында 1 урын Ибраһимова Ирина, 5 урын Мацокина Христина, 10 урын Утяганова Анастасия, ир-атлар арасында 2 урын Бирюков Вадим булды. Команда зачетында Зәй районы 3 нче урынга (1022 очко), Яр Чаллы шәһәре 1 нче урынга (1557 очко), Казан шәһәре 2 нче урынга (1304 очко) лаек булды.