Зәй муниципаль районында 3 сентябрь - Террорчылыкка каршы көрәштә Бердәмлек көне уңаеннан чаралар үткәрелә. Истәлекле датаны билгеләү 2004 елның сентябрендә булган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле, ул вакытта Төньяк Осетия-Алания Республикасының 1 нче мәктәбендә террорчылык акты нәтиҗәсендә 334 кеше һәлак булган, алар арасында 186 бала. Террорчылыкка каршы торуда барлык гражданнар җәмәгатьчелеген берләштерү максатларында, балалар, гади гражданнар, иҗтимагый оешмалар, волонтерлар һәм хакимият органнары вәкилләре матәм көненә багышланган массакүләм мәдәни һәм спорт чараларында катнашалар.