2023 елның 1 сентябрендә Зәй муниципаль районының 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында "Үз белемнәрең белән уртаклаш" Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе кысаларында Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе урынбасары Марсель Мәхмүт улы Вәлиуллин «Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте структурасы һәм Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты эшчәнлеге» темасына мәгърифәтчелек дәресе үткәрде. Чарада мәктәп педагоглары һәм 9-11 сыйныф укучылары катнашты. Марсель Мәхмүт улы барысын да Белем көне белән котлады һәм тантаналы шартларда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның мөрәҗәгатен укыды. Шунысы игътибарга лаек, чара мәктәп бинасының актлар залында узды, ул 1910 елда җирле (муниципаль) әһәмияттәге мәдәни мирас объекты булып тора һәм дәүләт тарафыннан саклана.