30 августта Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркта Татарстан Республикасы көне уңаеннан Зәй шәһәре гаиләләре өчен спорт квест уены оештырылды. Катнашучыларга код сүзен җыяр өчен 6 аралык аша үтәргә туры килде. Чара логик һәм иҗади сәләтләрне, тизлек, җитезлек, шулай ук чыдамлык кебек физик сыйфатларны үстерүгә юнәлдерелгән. Беренче булып уенны Артемьевлар гаиләсе тәмамлады һәм квест җиңүчесе булды, икенче урынны Сәмигуллиннар гаиләсе алды һәм өченче урында Юлаевлар гаиләсе булды. Дзема һәм Беловлар гаиләсенә призлы урыннар алу өчен аз гына вакыт җитмәде.