Бүген педагогларның август конференциясе кысаларында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе узды. Ул хәйрия эшчәнлеге буенча республика советы, «Бердәм Россия» партиясе инициативасы белән һәм Татарстан Президенты Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла. Балаларны якынлашып килүче уку елы белән Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Галиевич Кәримов котлады. Акция кысаларында 103 бала канцелярия товарлары белән портфельләр алды. Чараның рәсми өлешеннән соң балаларны күңел ачу программасы көтте.