Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә эш визиты белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов булды
2023 елның 23 августы, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Зәйгә килде. Иң беренчеләрдән булып шәһәр ипподромында район активы һәм аграрийлар белән очрашу узды. Район башлыгы Разиф Кәримов Рөстәм Миңнехановка бер гектардан 26 центнер уңыш белән бөртекле культураларны җыеп алуның тәмамлануы турында хәбәр итте, җыелган ашлык районда 93,5 мең тонна тәшкил итте. Чәчү батыры Айнур Шәйхиев һәм урак батыры Ирек Хәсәншин район аграрийлары исеменнән Рөстәм Миңнехановка “2023 ел- символик уңыш икмәге”н тапшырдылар. Бүген район шикәр чөгендерен җыюга кереште. Район кырларында көзге культуралар чәчү һәм минераль ашламалар кертеп туфрак эшкәртү дәвам итә. Рөстәм Миңнеханов районда үсемлекчелек үсешен югары бәяләде. "Гомумән алганда, район бик оешкан, хәл тотрыклы, җитәкче тәҗрибәле. Үсемлекчелек һәм урып-җыю буенча сезнең күрсәткечләрегез югары. Быелгы ел өчен гектардан 26 центнер уңыш алу - бу бик яхшы", - диде Рөстәм Нургалиевич. Актив белән очрашканнан соң, Татарстан Республикасы Рәисе капиталь төзекләндерелгән Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясен карады. Район башлыгы белән бергә алар китапханә, актлар залы, ашханә, уку кабинетлары, спорт һәм хореография залларында булдылар. Монда төзүчеләр инженерлык челтәрләрен, фасад элементларын, урам коймаларын, янгынга каршы баскычларны, уку йортының ишекләрен һәм тәрәзәләрен алыштырдылар, түбәсен җылыттылар, гимназия янәшәсендәге мәйданчыкны төзекләндерделәр. Рөстәм Нургали улы күргәннәреннән канәгать калды, укытучылар һәм балалар белән аралашканда аларны яңартылган уку бинасына сакчыл карарга чакырды. Беренче сентябрьдә татар гимназиясе 357 укучыны кабул итәчәк. Рөстәм Нургали улы шулай ук икенче объект -«Дулкын - Волна» бассейнын ачуда катнашты, әзерлек дәресләре залын, киенү бүлмәләрен, 50 тамашачыга исәпләнгән балконны, балалар бассейнын һәм өлкәннәр өчен 6 рәтле бассейнны карады. Чарада катнашучы кунакларга "Зәй" спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләрнең күрсәтмә чыгышы тәкъдим ителде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев йөзү күнекмәләренә ия булган мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларны җәлеп итеп тормышка ашырылачак «Йөзү буенча гомуми белем бирү» программасы турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов республикада кешеләрне физик культура белән шөгыльләнүгә тарту өчен күп эш башкарылуын, күп заманча спорт инфраструктуралары төзелүен билгеләп үтте. Сәфәре азагында Татарстан Рәисе шушы көннәрдә генә бер гасырлык туган көнен билгеләп үткән, Зәй ГРЭС ын төзүдә башлап йөргән Леонид Мачтаков белән очрашты. Рөстәм Нургали улы Леонид Яковлевичны 100 яшьлек юбилее белән котлады, аңа актив тормыш позициясе өчен рәхмәт белдерде, шулай ук Россия вице-премьеры Александр Новак исеменнән котлау сүзләрен дә җиткерде. "Сез Зәй районының гына түгел, бөтен республиканың горурлыгы. Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйм һәм нык сәламәтлек телим», - диде Рөстәм Миңнеханов, ветеранга Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәт хатын һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Зәй аграрийлары көзге культуралар тукландыруга кереште
Бүген Зәй районы игенчеләре көзге культураларны гектарына бер центнер исәбеннән азот-магний ашламасы белән тукландыра башладылар. Һава шартлары аркасында быел көзге культураларны туң белән тукландыра алмадылар, шуңа күрә ашлама кертү сроклары кыскара.
2
апрель, 2026 ел
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре яңа сезонга әзерләнә
2026 елның 2 апрелендә Зәй районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Петр Уразайкин, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев, ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт Татарстан Республикасындагы филиалы директоры Татьяна Менликиева, Россельхознадзорның ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча Федераль хезмәте башлыгы Идрис Гатин, Роспотребнадзор идарәсенең Түбән Кама районындагы һәм Зәй районындагы территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Насыйбуллин, Татарстан Республикасы Россельхозцентр филиалы җитәкчесе урынбасары Рәфис Хәбибуллин, район ветеринария берләшмәсе башлыгы Фоат Исламов, «Агрокөч» АҖ белгечләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары, умартачылар катнашында Россельхознадзорның күчмә җыелышы үткәрелде.
Апрель башы: кар таратыр вакыт җитте
Бүген «Төги төп гомуми белем бирү мәктәбе» территориясендә кар ату эшләре башкарылды.
«Актив озын гомер-өлкән буын өстенлеге» фәнни-гамәли конференциясе узды
31 март көнне Казан шәһәренең Милли китапханәсендә "Актив озын гомер-өлкән буын өстенлеге» дигән масштаблы фәнни-гамәли конференция узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз