Зәйдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов гражданнарны кабул итте

2023 елның 23 августы, чәршәмбе

Бүген Зәйдә сигезенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясеннән Олег Викторович Морозов булды. Эш сәфәре барышында Олег Морозов “Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе” һәм “Дулкын-Волна” ябык йөзү бассейнынын ачу чарасында катнашты. Шулай ук, депутат Олег Морозов үз округындагы гражданнарны кабул итте. Олег Викторовичка район халкы үзләренең көндәлек тормышларына кагылышлы: пенсия яшендәге затлар өчен айлык акчалата түләү критерийларын арттыру, инвалид балага ярдәм күрсәтү, шәхси эшкуар өчен җир мәсьәләсендә ярдәм итү буенча төрле сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. “Гражданнар кабул итүдә күтәрелгән барлык мәсьәләләр шәхси контрольгә алыначак, якын арада өйрәнеләчәк һәм аларга җаваплар биреләчәк»-диде депутат Олег Морозов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International