Зәйдә махсус операциядә һәлак булганнарга истәлек такталары ачылды

2023 елның 22 августы, сишәмбе

Бүген Россия флагы көнендә махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларны үтәгәндә һәлак булган хәрби хезмәткәргә истәлек такталары ачылды. Алар кече сержантлар Михаил Музыченко һәм Алексей Агашкин, хәрби бурыч үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен, Батырлык ордены белән үлгәннән соң бүләкләнгәннәр, өлкән прапорщик Василий Каплин- Батырлык ордены кавалеры. Михаил Музыченкога истәлек тактасы Җиңү проспекты 1/03 йортында, Алексей Агашкинга 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә, Василий Каплинга Александр Бистәсе гомуми белем бирү мәктәбендә урнаштырылды. Хәрбиләргә истәлек такталары район башлыгы Разиф Кәримов, туганнары, якыннары, хезмәт коллективлары, җәмәгатьчелек катнашында ачылды. Җыелганнар алдында чыгыш ясаганда :"Хәрбиләрнең истәлеген мәңгеләштерү - безнең бурыч, бу без барыбыз да эшләргә тиеш булганның бик аз өлеше генә эле. Бүген безнең бөтен уйларыбыз фашизмга каршы көрәштә җиңүгә юнәлдерелгән һәм бу бөек максат өчен үз гомерләрен кызганмаган кешеләр аерым хөрмәткә лаек. Алар илебезнең тынычлыгын тәэмин итү өчен һәлак булдылар һәм бу батырлар турында истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр", - диде Разиф Галиевич.  Район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов, район ветераннар Советы рәисе Алексей Алексеев та хәрбиләрнең туганнарына һәм якыннарына ихлас күңелдән  рәхмәт һәм кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерделәр. Якташлар һәлак булган хәрбиләрне бер минут тынлык һәм чәчәкләр куеп искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International