Район башлыгы “Яңарыш” республика фондының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

2023 елның 21 августы, дүшәмбе

Бүген Казан Кремлендә “Яңарыш” Эпос Заманча укылышта" фестивале нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу фондының Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы узды. Бүләкләрне ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов та бар. "Сезнең, илнең мөһим мәдәни проектларының берсен гамәлгә ашыруга керткән өлешегез, Россия халыкларының сәнгатен, бөтендөнья мәдәни мирас объектларын, гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен популярлаштыруга ярдәм итә. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим”, - диелә М.Ш. Шәймиев кул куйган Рәхмәт хатында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International