Зәйнең тыл хезмәтчәне 100 еллык юбилеен билгеләп үтте

2023 елның 21 августы, дүшәмбе

Район башлыгы Р.Г. Кәримов исеменнән Фекла Георгиевнаны аның гомерлек юбилее белән П.С. Уразайкин котлады. Петр Сергеевич озын гомерле ханымга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановның котлау открыткаларын, район башлыгы Разиф Кәримовтан бүләк тапшырды. Петр Уразайкин, сугыш елларында һәм сугыштан соңгы елларда авыр хезмәтләре өчен,Фекла Георгиевнага чиксез рәхмәтләрен белдерде, рух күтәренкелеге, сәламәтлек теләде, үз якыннарының һәм туганнарның һәрчак янәшә булуын теләде. Фекла Большакова Югары Баграж авылында туган. Аның балачагы һәм яшьлеге кечкенә Никкүчтем авылында үтә, ул 10 баланың иң өлкәне була. Яшь кызга шактый сынаулар үтәргә туры килә, сугыш чоры бик авыр була. Колхоз эшләре - урман кисү, чәчү, урак уру, фермада дуңгызларны карау - бер-бер артлы тезелеп кенә тора. Йоклап ял итәргә дә нибары бер-ике сәгать вакыт кала һәм яңадан эшкә керешә торган була. Сугыш чорында ачлык була, нәрсә табалар, шуны ашыйлар, туң бәрәңгедән ясалган кабартмалар аның күңелендә гомергә искә кала. Әтисе фронттан кайтмый, батырларча һәлак була. Күп балалы гаиләгә әтиләреннән башка аякка басарга туры килә. Кече энеләрен һәм сеңелләрен тәрбияләү, хуҗалыкта әнисенә ярдәм итү кебек эшләр кечкенә Фекланың иңбашларына тулысынча төшә. 1960 нчы елларда Никкүчтем авылы бетә һәм Фекла Георгиевна Зәйгә күченеп килә. 20 ел «Заветы Ильича» совхозында сыер савучы булып эшли. Яшьлегендә башкарган авыр хезмәт сәламәтлеген какшата, еллар да үзенекен итә, кызганычка каршы, соңгы елларда аның күз күруе югалган, хәзер аның турында кызы Галина кайгырта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International