Татарстан Республикасы районнары арасында «Җәйге Кубок» волейбол ярышларының 2 этабы үтте

2023 елның 21 августы, дүшәмбе

19 августта Сәвәләй авылында Зәй муниципаль районында Халыклар дуслыгы һәм тынычлык елына багышланган ТР районнары арасында волейбол буенча «Җәйге Кубок» ярышларының 2 этабы узды. Ярышларның максатлары: физик культура һәм спортны пропагандалау, авыл халкын даими спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, дуслык бәйләнешләрен ныгыту, иң көчле командаларны һәм спортчыларны ачыклау. 2 этап нәтиҗәләре буенча 1 урынны Зәй командасы, 2 урынны «Тукай ТТ» командасы, 3 урынны Түбән Урәтмә авылы командасы алды. Финалның 3  нче этабы Зәй шәһәрендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International