Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Татарстанда 400 дән артык гаилә тәрбиягә бала бирү очрагында бер тапкыр түләнә торган пособие алды
2023 елның 21 августы, дүшәмбе
Быел Татарстанда тәрбиягә бала алган 412 гаилә Россия Социаль фондыннан бер тапкыр түләнә торган пособие алды. Әлеге максатларны тәэмин итүгә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге 11 миллион сумга якын акча күчерде. Баланы гаиләгә тәрбиягә бирү очрагында бер тапкыр бирелә торган пособие - ул балаларны уллыкка алучылар, шулай ук аларның опекуннары, попечительләре яки тәрбиягә алган ата-аналарга күрсәтелә торган ярдәм чарасы. Аларның Россия Федерациясе гражданнары булулары һәм даими рәвештә Россия территориясендә яшәүләре зарур. "Түләү бер тапкыр бирелә торган, ягъни фиксацияләнгән булганга, ул билгеләнгән күләмдә бирелә. Татарстанда бу сумма - 22 909,03 сум тәшкил итә. Гаилә берьюлы берничә бала алган очракта, аларның һәрберсенә пособие түләнә. Ә инде тәрбиягә инвалид бала, җиде яшьтән өлкәнрәк бала, яисә абыйлы-энеле бертуган балаларны уллыкка алган очракта у сумма 175 043,63 сум тәшкил итә», - дип ачыклык кертте Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин. Бер тапкыр бирелә торган пособие алу өчен Социаль фондка яки күпфункцияле үзәкнең клиентлар белән эшләү хезмәтенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мөрәҗәгать итүчедән баланы уллыкка алу турында суд карарының күчермәсе генә сорала. Калган барлык кирәкле документлары фонд хезмәткәрләре ведомствоара хезмәттәшлек буенча соратып алачаклар. Гаризаны шулай ук дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә яки почта аша җибәрергә мөмкин (бу очракта уллыкка алу турындагы суд карарының нотариаль расланган күчермәсе сорала). Шунысы мөһим: гаризаны уллыкка алу турында суд карары үз көченә кергән яки опека һәм попечительлек органы тарафыннан опека яисә попечительлек билгеләү турында карар чыгарылган яисә баланы гаиләгә алу турында шартнамә төзелгән көннән башлап 6 ай эчендә бирергә кирәк. Пособие билгеләү турындагы карар тиешле гариза кабул ителгәннән соң 10 эш көне эчендә чыгарыла. Кирәкле документлар һәм белешмәләр булмаган очракта карау срогы 20 эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин. Әгәр гаризада дөрес булмаган мәгълүматлар күрсәтелсә йә аны теркәгән көннән алып 5 эш көне эчендә документлар тапшырылмаса, пособие билгеләүдән баш тарту турында карар кабул ителәчәк. Әгәр сорауларыгыз булса, (дүшәмбе-пәнҗешәмбе 08.15 дән 17.30 га кадәр, җомга 08.15 дән 16.15 кә кадәр 8-800-1-00000-1 телефоны буенча Социаль фондка шалтырата аласыз. Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Контакт –үзәге 8 800 1-00000-1 Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru www.vk.com/sfr_rt, www.ok.ru/group/sfrtatarstan https://t.me/PFRTATARbot
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Зәй аграрийлары көзге культуралар тукландыруга кереште
Бүген Зәй районы игенчеләре көзге культураларны гектарына бер центнер исәбеннән азот-магний ашламасы белән тукландыра башладылар. Һава шартлары аркасында быел көзге культураларны туң белән тукландыра алмадылар, шуңа күрә ашлама кертү сроклары кыскара.
2
апрель, 2026 ел
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре яңа сезонга әзерләнә
2026 елның 2 апрелендә Зәй районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Петр Уразайкин, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев, ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт Татарстан Республикасындагы филиалы директоры Татьяна Менликиева, Россельхознадзорның ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча Федераль хезмәте башлыгы Идрис Гатин, Роспотребнадзор идарәсенең Түбән Кама районындагы һәм Зәй районындагы территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Насыйбуллин, Татарстан Республикасы Россельхозцентр филиалы җитәкчесе урынбасары Рәфис Хәбибуллин, район ветеринария берләшмәсе башлыгы Фоат Исламов, «Агрокөч» АҖ белгечләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары, умартачылар катнашында Россельхознадзорның күчмә җыелышы үткәрелде.
Апрель башы: кар таратыр вакыт җитте
Бүген «Төги төп гомуми белем бирү мәктәбе» территориясендә кар ату эшләре башкарылды.
«Актив озын гомер-өлкән буын өстенлеге» фәнни-гамәли конференциясе узды
31 март көнне Казан шәһәренең Милли китапханәсендә "Актив озын гомер-өлкән буын өстенлеге» дигән масштаблы фәнни-гамәли конференция узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз