Идел буе федераль округы чаңгычы-узышчылары арасында җәйге ярышлар узды

2023 елның 21 августы, дүшәмбе

18-20 август көннәрендә Ижевск шәһәрендә Идел буе федераль округы чаңгычылары арасында җәйге ярышлар узды. Ярышларда Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре катнашты. Беренче ярыш көнендә 19 августта 2006-2007 елгы егетләр арасында 5 км кросста Вадим Бирюков 1 урынны яулады. 20 августта 10 км дистанциядә чаңгы роллерларында Вадим Бирюков 5 нче урынны алды. Спортчының тренеры Габидуллин Ракиф Марс улы. Шулай ук хатын-кызлар арасында 7,5 км дистанциядә чаңгы ролерларында Утяганова Анастасия 4 урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International