Бүген Кама Тамагы районының Красновидово авылында традицион Алма спасы бәйрәме узды. Җыр-моңга, уен-биюгә бай тамашада район "Энергетик" мәдәният сараеның "Злато" һәм "Русская душа" вокаль ансамбльләре дә булып кайтты. Республиканың Кама Тамагы районындагы Иделнең матур яры буенда урнашкан Красновидово авылы элек-электән алмагач бакчалары, күз явын алырлык табигате белән дан тоткан. Биредә 40 елдан артык Татарстан Республикасы Милли музее филиалы эшләп килә. Бәйрәм күп еллар дәвамында киң танылу алган. Чыннан да, Алма спасы – Россиядә һәм Татарстанда гомер кичерүче күп милләтле халыкның гореф-гадәтләренә, күркәм йолаларына якынаю ул.